2023 елның августында республикада ККК белән эш итү буенча хезмәт өчен түләүләр җыю күләме – 97,6%.

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

ККК штабы утырышында «Татэнергосбыт» АҖ торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләр исәпләү бүлеге җитәкчесе Владимир Герасимов калдыклар белән эш итү хезмәте буенча түләүләр турында сөйләде.

2023 елның гыйнвар – август айларында тулаем республика буенча ККК белән эш итү буенча хезмәт өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе 93,4% тәшкил иткән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыю дәрәҗәсе – 99,3%.

«ПЖКХ» ИК ҖЧҖ региональ операторы эшчәнлегенең көнбатыш зонасы буенча август аенда түләүләр җыю – 97,2% дәрәҗәсендә, «Гринта» ҖЧҖ эшчәнлегенең көнчыгыш зонасы буенча – 97,9% дәрәҗәсендә» – дип сөйләде докладчы.

2023 елның гыйнвар – август айларында түләүләр җыюның түбән дәрәҗәсе Әтнә (70,4%), Апас (75,7%), Югары Ослан (69,9%), Чүпрәле (73%), Кама Тамагы (68,1%), Кукмара (77,4%), Питрәч (70%), Спас (77,6%) һәм Тәтеш (71,9%) шәһәрләрендә күзәтелә.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, санап үтелгән муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, болай диде: «Тулаем республика буенча түләүләр җыюны тәэмин итү буенча уңай динамика күзәтелә. Регоператор эшчәнлегенең көнчыгыш зонасы буенча хәл тотрыклы, көнбатыш эшчәнлек зонасы буенча башкарма комитетларга әлеге юнәлештә эшне активлаштырырга кирәк»

Август аенда региональ операторлар тарафыннан «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ буенча 5,9 млн.сум һәм «Гринта» ҖЧҖ буенча 1,55 млн. сум күләмендә яңадан исәпләүләр ясалган һәм кулланучыларга белдерелгән түләүләр гамәлдән чыгарылган. Шәхси счетлар буенча эш алып барыла, алар буенча ККК белән эш итү өлкәсендә хезмәт өчен бер тапкыр да түләү кермәгән. Республика буенча 1 сентябрьгә барлыгы 25 927 шундый шәхси счет исәпләнә, аларның гомуми суммасы – 183,6 млн.сум. Мондый шәхси счетлар саны әкренләп кими бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International