2024 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары тарифлары проектлары комиссия тарафыннан каралды

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясе утырышын уздырды. Экспертлар 2024 елга  «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ һәм «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторлары хезмәтләренә тариф карарлары проектларын тәкъдим итте.

Фикер алышуда шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының калдыклар белән эш итү бүлеге башлыгы Диана Краснова, «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Евгения Фәһимова һәм «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ генераль директоры Евгений Чекашов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, республиканың көнбатыш эшчәнлек зонасы төбәк операторы «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ Казан шәһәрен һәм республиканың 21 районына, барлыгы 1 603 торак пунктка һәм 2 млн.кешегә хезмәт күрсәтә. Ел саен 7 млн.куб. метрдан артык калдык барлыкка килә.

Көнчыгыш зонаның төбәк операторы – «Гринта» ҖЧҖ Чаллы шәһәренә һәм республиканың 22 районына хезмәт күрсәтә, барлыгы: 2 млн. кеше һәм 53 мең юридик зат. Ел саен 6 млн.куб. метр чүп-чар барлыкка килә.

Тарифларның беренчел дәрәҗәләре Дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан оешмаларның тариф гаризаларын һәм нигезләү документларын экспертизалау нәтиҗәсендә исәпләнгән.

Очрашу барышында чыгымнарның һәр статьясы, күләмле күрсәткечләр һәм проблемалы мәсьәләләр җентекләп каралды. Нәтиҗәләр буенча җайга салынулы субъектлар тарафыннан бәхәсле мәсьәләләр буенча өстәмә материаллар җибәрү турында карар кабул ителде.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге тариф кампаниясе дәвам итә.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International