Каты коммуналь калдыклар штабы утырышында «Халык контроле» системасы аша килгән гражданнар мөрәҗәгатьләре каралды. Мондый мөрәҗәгатьләрнең статистикасы һәм үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил аппаратының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының кулланучыларның үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Низамиев сөйләде.
«1 августтан 25 сентябрьгә кадәр 118 мөрәҗәгать килгән, шуларның 93е (яки 78,8%) хәл ителгән, калганнары – эштә.
Агымдагы елның август-сентябрь айларында «Халык контроле»нә мөрәҗәгатьләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 36%ка кимегән. Бу хәл чүп чыгару буенча региональ операторлар эшен яхшырту һәм кирәк булган урында чыгару графигын яңадан карау турында сөйли», – дип билгеләп үтте докладчы.
Шул ук вакытта республика халкы мөрәҗәгатьләрендә чүп контейнерларын алыштыруга кагылышлы сораулар кала. Алар йә тузган яисә контейнер мәйданчыклары бөтенләй юк.
«ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ сервис буенча директоры Александр Благосклонный билгеләп үткәнчә, республика муниципаль районнары белән контейнерларга ихтыяҗны билгеләү буенча эш алып барыла.
Лариса Хәбибуллина, башкарма комитетлар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, бергәләп эшләүнең мөһимлеге һәм торышы тиешенчә булмаган контейнерлар ачыкланган очракта, регоператорлар адресына мәгълүмат җибәрү кирәклеге турында белдерде.