«Үтәли инвестиция агымы» проекты буенча укыту семинары узды

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының технологик тоташтыру өчен түләүне көйләү һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Наталья Казачкина Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Үтәли инвестиция агымы» проекты буенча эшләү кысаларында укуда катнашты.  Спикер булып «Росатом производство системасы» АҖ проекты җитәкчесе Наталья Дубровская чыгыш ясады.

Семинарда «Электр, газ, җылылык, су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләренә технологик тоташтыру»  алгоритмы буенча производство анализын үткәрү методикасын җентекләп тикшерделәр, шулай ук гамәли биремнәрне үтәделәр.

 

«Росатом» дәүләт корпорациясенең  «Үтәли инвестиция агымы» проекты хезмәт алганда инвестор уза торган вакытны һәм процедураларны кыскарту өчен объектив резервларны ачыкларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International