Баулы районына эш визиты белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников килде. Ул районда газлаштыру программасын тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрде, җайга салынулы оешмаларның эше белән танышты һәм шәхси кабул итү кысаларында гражданнарның сорауларына җавап бирде.
Делегация социаль газлаштыру программасы кысаларында газ үткәрелгән йорт хуҗалыкларын карады. Шулай ук «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ вәкилләре белән программаны гамәлгә ашыру барышы, булган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Гражданнарны кабул итү район башкарма комитеты бинасында узды. Кабул итү барышында күтәрелгән төп тема каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә тарифлар билгеләүгә кагылды. Дмитрий Сапожников барлык сорауларга да җавап бирде, шулай ук халыкның Дәүләт комитетына теләсә нинди уңайлы ысул белән (телефон, язма яки электрон почта аша) мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыгын искәртте.
Аннары район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров катнашында рәис урынбасары каты коммуналь калдыклар полигонында булды. Полигон 2001 елда файдалануга тапшырылган һәм Баулы шәһәренең «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» муниципаль казна предприятиесе тарафыннан файдаланыла. Полигонда Дмитрий Сапожников калдыкларны кабул итүне оештыру, үлчәү, күмү, шулай ук санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү процессы белән танышты. Җайга салынулы субъектлар объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2024 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.