Теләче районында ККК белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекне оештыру турында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин сөйләде: «Теләче районы «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ региональ операторы эшчәнлеге зонасына карый. Каты коммуналь калдыкларны күмү «Мёша» ҖЧҖ операторы файдаланган полигонда башкарыла. Полигон якынча 98% ка тутырылган, калган сыйдырышлылыгы 1,5–2 елга җитәчәк. Хәзерге вакытта полигонның алга таба эшләве һәм аның мәйданын киңәйтү мәсьәләсе карала.
Районда 53 торак пункт бар, шуларның 47се – ККК белән эш итү буенча хезмәтләре белән колачланган. Авыл җирлекләрендә капчык белән җыю алымы кулланыла. Калдыкларны җыю 148 контейнер мәйданчыгында башкарыла, контейнерларның гомуми саны – 308. Өстәмә контейнерларга ихтыяҗ юк. Региональ оператор белән аралашу ягыннан проблемалар юк.
Районда 55 бюджет оешмасы тулысынча хезмәт белән тәэмин ителгән.
«Татэнергосбыт» АҖ мәгълүматлары буенча, гыйнвар – август айларында ККК белән эш итү буенча хезмәт өчен түләүләр җыю 101,7% тәшкил итә.
«ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ коммерция директоры Алексей Анисимов Илнур Хәмидуллинга район территориясендә эшчәнлек алып баручы коммерция оешмалары белән ККК белән эш итү буенча уртак эшне көчәйтүне һәм тиешле килешүләр төзүне сорап мөрәҗәгать итте.