Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында “Җайга салынулы предприятиеләргә” “Транспорт хезмәтләре күрсәтү” бүлегендә җайга салынулы оешмалар җитәкчеләренә гомуми файдаланудагы транспортта пассажирлар һәм багаж алып баруга тарифларны куллану тәртибе турында мәгълүмати хат урнаштырылды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты игътибарыгызга шуны җиткерә: Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 12.04.2012 ел, №53-э/1 боерыгы нигезендә, Россия Федерациясе субъектлары буенча Россия Бердәм энергетика системасы кысаларында электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүләрнең җыелма фараз балансын формалаштыруның яңа тәртибе расланды.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективы Краснодар краенда гәдәттән тыш хәлләргә дучар булган гражданнарга гуманитар ярдәм күрсәтү буенча хәйрия акциясендә катнашты: үзенең бер күнлек хезмәт хакының яртысын су басудан зыян күргәннәргә күчерде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буена дәүләт комитеты су белән тәэмин итү, канализация һәм ташландык суларны чистарту, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү), җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның 2012 елның 1 яртыеллыгы өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау һәм закон нигезендә җайга салынулы тарифларның (өстәмәләр) әлеге оешмаларның финанс-икътисадый торышына йогынты ясавын анализлау мәсьәләсе буенча мәгълүмат һәм кирәкле материаллар тапшыру срокларын билгеләде.