Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты игътибарыгызга шуны җиткерә: Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 12.04.2012 ел, №53-э/1 боерыгы нигезендә, Россия Федерациясе субъектлары буенча Россия Бердәм энергетика системасы кысаларында электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүләрнең җыелма фараз балансын формалаштыруның яңа тәртибе расланды.
2013 елга Россия Федерациясе субъектлары буенча Россия Бердәм энергетика системасы кысаларында электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүләрнең җыелма фараз балансын формалаштыру срокларын үтәү максатыннан чыгып, түбәндәгеләрне истә тотып, җыелма фараз балансын (Балансны формалаштыру тәртибенә №1 кушымта) раслау өчен документларны үткәрү графигына игътибарыгызны җәлеп итәбез:
1.Сатып алучылар – электр энергиясен (егәрлек) күпләп сату базары субъектлары, электр энергиясен (егәрлек) җибәрүчеләр 15 августка кадәр җыелма фараз балансы (3,9.1,4 формалар) буенча аныкланган тәкъдимнәрен тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына, шулай ук “Бердәм энергетика системасының система операторы” ААҖ һәм “Электр энергиясен һәм егәрлеген күпләп һәм ваклап сатуның нәтиҗәле системасын оештыру буенча базар советы” коммерциясез партнерлыгы исеменә тапшыра.
Челтәр оешмалары да шушы ук вакытка һәм шушы ук исемнәргә электр челтәрләрендә электр энергиясе һәм егәрлегенең технологик чыгымнары (югалтулар) буенча аныкланган тәкъдимнәрен, шулай ук Россия Энергетика министрлыгы раслаган электр челтәрләре аша тапшырганда электр энергиясенең технологик югалтулар нормативлары (3.1,16 формалар) буенча мәгълүмат тапшыралар.
Шуны да хәбәр итәбез: Дәүләт комитеты сайтында “Җайга салынулы оешмаларга” -> “Электр һәм җылылык энергетикасы” -> “Мәгълүмати хат” бүлегендә “2013 елга җыелма фараз балансын формалаштыру өчен мәгълүмат тапшыру тәртибе һәм сроклары турында” 16.07.2012, №2-29/2433 мәгълүмати хат” урнаштырылган.