Электр челтәрләре оешмалары җитәкчеләре игътибарына!

2012 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты шуны хәбәр итә: Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 22.06.2012 ел, №154-э/1 боерыгы нигезендә, Россия Бердәм энергетика системасы кысаларында Россия Федерациясе субъектлары буенча 2012 елның 2 нче яртысына электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм аны җибәрүләрнең расланылган җыелма фараз балансына үзгәрешләр кертелде.

Баланс күрсәткечләре түбәндәге оешмалар буенча үзгәртелде:   

 

1.           “Әлмәт тимер-бетон эшләнмәләр заводы” ААҖ;

2.           Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ;

3.           “Оборонэнерго” ААҖнең “Идел-Нократ” филиалы;

4.           “Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе” ААҖ;

5.           “РЖД” ААҖнең Горький дирекциясе;

6.           “ТАИФ-НК” ААҖ;

7.           “Татнефть” ААҖ;

8.           “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” ААҖ;

9.           “Аметист” ҖЧҖ;

10.         “Газпром энерго” ҖЧҖнең Урал төбәге филиалы;

11.         “Перекрыватель” ҖЧҖ.

 

“2012 елның 2 нче яртыеллыгына җыелма фараз балансы турында” 05.07.2012, №2-29/2301 мәгълүмати хат” Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International