Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашында үткәрелгән утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
-Түбән Кама ш. гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында;
-кулланучыларга, җылылык белән тәэмин итүче башка оешмаларга “ТАНЕКО” ААҖ җибәрә торган җылылык китерүчегә (теплоноситель) тарифны килештерү турында;
-“НК – торак инвестицион компаниясе” ҖЧҖнең (Түбән Кама ш. 46 нчы микрорайонында “Западный” котеджлар бистәсе) энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләүне килештерү турында;
- “НК – торак инвестицион компаниясе” ҖЧҖнең (Түбән Кама ш. 24 нче микрорайонында №11,13,13а йортлар) энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләүне килештерү турында;
-Россия МЧС Татарстан Республикасындагы Баш идарәсенең энергия кабул итү җайланмаларын “”Оборонэнерго” ААҖнең “Идел-Нократ” филиалы электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләүне килештерү турында.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышына (2012 елның 6 июлендә була) карап тикшерүгә чыгарылды.