Дәүләт комитеты җайга салынулы предприятиеләр игътибарына шуны җиткерә: Дәүләт комитетының “Салкын су белән тәэмин итү, канализация һәм (яки) ташландык суларны чистарту, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү) өлкәләрендә коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүмат ачу формаларын раслау турында” 15.05.2012 ел, №140 (алга таба – 15.05.2012 ел, №140 Дәүләт комитеты боерыгы), “Җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә оешмалар тарафыннан халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүмат ачу формаларын раслау турында” 15.05.2012 ел, №141 (алга таба – 15.05.2012, №141 Дәүләт комитеты боерыгы) боерыклары нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган мәгълүмат ачу стандартларына туры китереп, мәгълүмат ачуның яңартылган формалары расланды.
Дәүләт комитетының “Җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы коммуналь комплекс оешмалары һәм табигый монополияләр субъектлары тарафыннан, мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә, халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүмат бирү формаларын раслау турында” 18.11.2010 ел, №311 боерыгы юкка чыгарылды.
15.05.2012 ел, №140, 15.05.2012 ел, №141 Дәүләт комитеты боерыклары белән расланган мәгълүмат ачу формалары Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы җайга салынулы оешмаларның куллануы өчен мәҗбүри булып тора. Дәүләт комитеты сайтына урнаштыру масатыннан, халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүматны Дәүләт комитетына, электрон-санлы имза кулланып, “Россия Федераль тарифлар хезмәтенең ЕИАС” ФГИС аша җибәрергә кирәк.
Дәүләт комитеты сезнең игътибарны шуңа җәлеп итә: Дәүләт комитеты сайтында мәгълүмат ачу стандартларын үтәүгә контрольлек итүнең автоматлаштырылган системасы эшли башлаячак. Ул “Россия Федераль тарифлар хезмәтенең ЕИАС” ФГИС аша җибәрелгән мәгълүматларның булу-булмавын, шулай ук халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүматны ачу срокларының ни дәрәҗәдә үтәлүен күзәтеп бару мөмкинлеге бирәчәк.
ЕИАС шаблоннары форматында мәгълүмат ачу формалары Дәүләт комитеты сайтының “Мәгълүмат ачу стандартлары” бүлегендә урнаштырылган.
Моннан тыш Дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итүче оешмалар игътибарына шуны җиткерә: “Җылылык белән тәэмин итү турында” 27.07.2010 ел, №190-ФЗ Федераль закон нигезендә, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә, җайга салынулы хезмәт турында мәгълүматның халыкка җиткерелүен тәэмин итүгә бурычлы. Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә мәгълүмат составы, структурасы һәм бастырып чыгару (урнаштыру) сроклары “Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары” 30.12.2009 ел, №1140 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарының II бүлегендә билгеләнгән. Дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга 15.05.2012 ел, №141 Дәүләт комитеты боерыгы белән расланган формаларда мәгълүмат ачуны тәэмин итәргә киңәш бирә.
Дәүләт комитеты Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән срокларда җайга салынулы хезмәт күрсәтүләр турында мәгълүматның халыкка җиткерелүен тәэмин итү турында федераль закон таләпләрен үтәү зарурилыгына игътибарыгызны җәлеп итә. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 1 өлешендәге 19.8.1 статьясы нигезендә, табигый монополияләр субъектларынының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлек турында мәгълүмат ачу стандартларын һәм аны бирү һәм (яки) тутыру формаларын бозуы (табигый монополияләр субъектларынының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының мәгълүмат бирү срокларын һәм вакыт аралыкларын кертеп) вазыйфаи затларга - биш меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
03.07.2012 ел, №1-27/2264 мәгълүмати хат