Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киң әшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Кукмара ш.т.б. гомуми файдаланудагы шәһ әр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында;
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында “Казан ПАТП-1” ААҖ тарафыннан гомуми файдаланудагы шәһәр яны автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында;
“Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Җ ылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциясенең структур подразделениесе – Горький
җылылык-су белән тәэмин итү дирекциясе Казан территориаль участогына эчәргә яраклы суга тарифны килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе каравына чыгарылды.