Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының килештерү комиссиясе утырышы булып узды

2012 елның 10 июле, сишәмбе

Бүген ТР Тарифлар буена дәүләт комитетының киңәшмәләр залында комитетның Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Түбән Кама ш. гомуми файдаланудагы шәһәр җир љсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында;

кулланучыларга “ТАНЕКО” ААҖ  җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында;

коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә тарифларны килештерү турында (Зәй муниципаль районы: “Теплосервис” ҖЧҖ; Сарман муниципаль районы: “Светводоканал” ҖЧҖ; Менделеев муниципаль районы: “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” ААҖ).

Мәсьәләләр Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International