2014 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат залында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2013 елдагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлары” дигән темага коллегия утырышы була.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
“Россия Федерациясе Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең кайбер законнар актларына үзгәрешләр кертү турында” 28 декабрь, 2013 ел, №417-ФЗ Федераль закон нигезендә, коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләменең үсүен чикләү механизмы кертелде.
Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының 10.01.2014 ел, №3 боерыгы нигезендә, 2028 елга кадәр Чаллы шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Дәүләт Думасы коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү күләмен үзгәртүнең чик (максималь) индексларын раслау юлы белән коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү күләменең үсүен чикләүне күздә тоткан 28.12.2013 ел, _417-ФЗ Федераль закон кабул итте.
Россия Федераль тарифлар хезмәте, Россия төбәкләрне үстерү министрлыгының 14.04.2008 ел, №48 боерыгы белән расланып, “Коммуналь комплекс оешмаларының тарифларын җайга салу нигезләре турында” 30.12.2004 ел, №210-ФЗ Федераль закон нигезендә эшләнгән Коммуналь комплекс оешмаларының производство һәм инвестицион программаларын үтәвенә мониторинг үткәрү методикасы нигезендә, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәсендә производство һәм инвестицион программаларны үтәү турында мәгълүматларга мониторинг ясап килә.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәлә каралды:
Россия Федераль тарифлар хезмәте сайтында йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау бәясен исәпләү кагыйдәләре турында методик рекомендацияләрне раслау хакында пресс-релиз басылып чыкты.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты кызыксынулы оешмаларга шуны хәбәр итә: Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 27.12.2013 ел, №258-т/2 боерыгы нигезендә 2014 елга “Россия тимер юллары” ААҖ тарафыннан шәһәр яны тимер юлларында пассажирлар йөртүне хәл итүдә гомуми файдаланудагы тимер юл транспорты инфраструктурасыннан файдалану хезмәте күрсәтү тарифларына 0,01 коэффициенты рәвешендә ташламалы чыгарма тариф билгеләү күздә тотылган.