Россия Федераль тарифлар хезмәте сайтында йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау бәясен исәпләү кагыйдәләре турында методик рекомендацияләрне раслау хакында пресс-релиз басылып чыкты.
“Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларыннан файдалануда һәм карап тотуда куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында” 14.05.2013 ел, №410 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары буенча, йорт эчендәге һәм (яки) фатир эчендәге газ җиһазларына (ВДГО) техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләре, заказчы белән эш башкаручы арасында төзелгән ВДГО га техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында килешү буенча, махсус оешма тарафыннан башкарыла.
Килешү бәясе Федераль тарифлар хезмәте тарафыннан раслана торган ВДГО га техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау бәясен исәпләү кагыйдәләре турында методик рекомендацияләр буенча исәпләнелә торган эшләр башкаруга тарифлар нигезендә билгеләнелә.
Методик рекомендацияләрдә ВДГО га техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау хезмәте күрсәтүгә тарифларны исәпләү принциплары билгеләнә һәм алар ВДГО га техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау хезмәте күрсәтүче оешмалар белән әлеге хезмәтләр күрсәтүне кулланучылар арасында ачык, “үтә күренмәле” мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итә.
http//www.fstrf.ru/press/news/1756