Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрен хәл итүче оешмаларның производство программаларын үтәвенә мониторинглар җыюны туктатып тору турында

2014 елның 17 гыйнвары, җомга

 

Россия Федераль тарифлар хезмәте, Россия төбәкләрне үстерү министрлыгының 14.04.2008 ел, №48 боерыгы белән расланып, “Коммуналь комплекс оешмаларының тарифларын җайга салу нигезләре турында” 30.12.2004 ел, №210-ФЗ Федераль закон нигезендә эшләнгән Коммуналь комплекс оешмаларының производство һәм инвестицион программаларын үтәвенә мониторинг үткәрү методикасы нигезендә, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәсендә производство һәм инвестицион программаларны үтәү турында мәгълүматларга мониторинг ясап килә.

Хәзер су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәсендә коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүенә тарифларны һәм өстәмәләрне җайга салу ягыннан “Коммуналь комплекс оешмаларының тарифларын җайга салу нигезләре турында” 30.12.2004 ел, №210-ФЗ Федераль закон нигезләмәләре үз көчен югалткан дип танылды.

Моннан тыш “Җылылык белән тәэмин итү турында” 27.07.2010 ел, №190-ФЗ Федераль законда Россия Төбәкләрне үстерү министрлыгының 14.04.2008 ел, №48 боерыгы нигезендә производство һәм инвестицион программаларның үтәлүенә мониторинг ясау күздә тотылмый.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, мониторинглар җыю туктатып торыла:

– Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә производство һәм инвестицион программаларның үтәлүенә мониторинг (INV.48.TS);

– Су белән тәэмин итү өлкәсендә производство һәм инвестицион программаларның үтәлүенә мониторинг (INV.48.VS);

– Ташландык суларны агызу өлкәсендә производство һәм инвестицион программаларның үтәлүенә мониторинг (INV.48.VO).

http://www.eias.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International