Дәүләт Думасы коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү күләмен үзгәртүнең чик (максималь) индексларын раслау юлы белән коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү күләменең үсүен чикләүне күздә тоткан 28.12.2013 ел, _417-ФЗ Федераль закон кабул итте.
Әлеге законда күздә тотыла:
– Россия Федерациясе субъектлары буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнарның түләве үсүенең чик индексларын Россия Федерациясе Хөкүмәте дәрәҗәсендә раслау;
– субъектның муниципаль берәмлекләре буенча гражданнарның түләве үсүенең чик индексларын Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары дәрәҗәсендә билгеләү.
Чик индекслар 2014 елның 1 маеннан да соңга калмыйча билгеләнәчәк һәм 2014 елның 1 июленнән озак сроклы чорга – кимендә 3 елга – гамәлгә кертеләчәк.