Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Электр Челтәрләре – НК предприятиесе” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
2. “Химград” индустриаль паркы” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
3. Россия МЧС Чаллы ПСО энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
4. “КИП” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “КамАЗ-Энерго” ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
5. “Светсервис” МУП тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.
6. “Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында” 15 ноябрь, 2013 ел, №5-30/тэ Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.
7. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.