Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Электр Челтәрләре – НК предприятиесе” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

2. “Химград” индустриаль паркы” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

3. Россия МЧС Чаллы ПСО энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

4. “Сувар Девелопмент” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

5. “КИП” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “КамАЗ-Энерго” ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

6. “Кулланучыларга “Тепло-Энергосервис+” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

7. “Светсервис” МУП тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны килештерү турында.

Барлык мәсьәләләр Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International