ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты кызыксынулы оешмаларга шуны хәбәр итә: Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 27.12.2013 ел, №258-т/2 боерыгы нигезендә 2014 елга “Россия тимер юллары” ААҖ тарафыннан шәһәр яны тимер юлларында пассажирлар йөртүне хәл итүдә гомуми файдаланудагы тимер юл транспорты инфраструктурасыннан файдалану хезмәте күрсәтү тарифларына 0,01 коэффициенты рәвешендә ташламалы чыгарма тариф билгеләү күздә тотылган.

Әлеге карар шәһәр яны пассажир компанияләрен зыянга эшләүдән коткаруга һәм шәһәр яны тимер юлларында йөрүче пассажирлар өчен тарифларның үсүен тоткарлауга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International