ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) игътибарыгызга шуны җиткерә: 2015 елга Татарстан Республикасы буенча электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүнең җыелма фараз балансын формалаштыру максатында,  2014 елның 1 апреленә кадәр Дәүләт комитетына, Бердәм мәгълүмати-аналитик система (ЕИАС) шаблоннарында һәм кәгазьдә, Россия Федераль тарифлар хезмәтенең (алга таба – Россия ФТХ) 12.04.2012 ел, №53-э/1 боерыгы белән расланган Россия Федерациясе субъектлары буенча Россия Бердәм энергетика системасы кысаларында    электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүнең җыелма фараз балансын формалаштыру тәртибе нигезендә тутырылган форма җибәрергә тиеш.


18
март, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан “Түбән Кама электр челтәрләре предприятиесе” ҖЧҖ гә карата үткәрелгән планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча кулланучы-оешмаларның энергия кабул итү җайланмаларын электр челтәрләренә технологик тоташтыру буенча хезмәт күрсәтүнең  Россия Федерациясе законында билгеләнгән тәртиптә расланылмаган түләү буенча хәл ителгәнлеге ачыкланды.

17
март, 2014 ел
дүшәмбе

Салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, җылылык белән тәэмин итү, җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтү өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы оешмалар тарафыннан 2013 елдагы эш йомгаклары буенча халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүмат ачу зарурилыгы турында


14
март, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәлә каралды:

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Федераль тарифлар хезмәтенең 27 декабрь, 2013 ел, №1746-э боерыгы нигезендә Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә җайга салынулы тарифларны исәпләү буенча методик күрсәтмәләрнең  раслануы турында хәбәр итә.


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Хөкүмәтендә республиканың берничә дәүләт хезмәткәренә класс чиннары бирү турында карар чыгарылды.

Россия Федераль тарифлар хезмәте сайтында Бердәм мәгълүмати-анализ системасы кысаларында 2014 елда тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары тарафыннан тапшырыла торган Мәгълүмат җыю буенча эшләр планы басылып чыкты.


12
март, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 19 февралендә Федераль тарифлар хезмәте Идарәсе утырышы булып узды. Анда 2014 елның июленнән Татарстан Республикасы территориясендә газны ахыр кулланучыларга күрсәтелә торган тәэминат-сату хезмәтләре өчен түләү күләмнәре һәм ”Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ газ бүлү системалары аша газ транспортлау хезмәте күрсәтүгә тарифлар күләмнәре расланды.

11
март, 2014 ел
сишәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:


7
март, 2014 ел
җомга

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаиләгездә тынычлык-татулык, сөю-сөелү, хатын-кыз бәхете телибез!

Барлык эш-гамәлләрегездә уңышлар, иҗат рухы юлдаш булсын, көндәлек тормышыгызда иминлек хөкем сөрсен!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International