2015 елга җыелма фараз балансын формалаштыру өчен мәгълүмат тапшыру тәртибе һәм сроклары турында

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) игътибарыгызга шуны җиткерә: 2015 елга Татарстан Республикасы буенча электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүнең җыелма фараз балансын формалаштыру максатында,  2014 елның 1 апреленә кадәр Дәүләт комитетына, Бердәм мәгълүмати-аналитик система (ЕИАС) шаблоннарында һәм кәгазьдә, Россия Федераль тарифлар хезмәтенең (алга таба – Россия ФТХ) 12.04.2012 ел, №53-э/1 боерыгы белән расланган Россия Федерациясе субъектлары буенча Россия Бердәм энергетика системасы кысаларында    электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүнең җыелма фараз балансын формалаштыру тәртибе нигезендә тутырылган форма җибәрергә тиеш.

Электр энергиясенең (егәрлек) технологик чыгымы  - электр челтәрләрендә югалтулар буенча челтәр компаниясе тәкъдимнәре электр энергиясен үзе куллануны исәпкә алмыйча гына тутырылырга  тиеш (фәкать кулланучылар (субабонентлар) буенча гына).

Моннан тыш Россия ФТХ 06.08.2004 ел, №20-э/2 боерыгы белән расланган Ваклап сату (куллану) базарында электр (җылылык) энергиясенә җайга салынулы тарифларны һәм бәяләрне исәпләү буенча методик күрсәтмәләрнең П.1.3. - П.1.6., П.1.30, П.2.1. - П.2.2. таблицаларын (ике вариантта – үзе куллануыннан чыгып һәм электр энергиясен  кулланучылар (субабонентлар) буенча аерым тутырылган) тапшырырга кирәк.

2015 елга Татарстан Республикасы буенча электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүнең объектив җыелма фараз балансын формалаштыру максатында, шулай ук электр энергиясен тапшыру буенча хезмәт күрсәтү буенча тиешле баланска китерелгән котел һәм индивидуль тарифларны булдыру максатыннан чыгып, тапшырылган барлык формалар “Челтәр компаниясе” ААҖ белән килештерелгән булырга ә П.1.6. таблица электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче - “Татэнергосбыт” ААҖ белән өстәмә килештерелгән булырга тиеш.

Шаблоннар www.eias.ru сайтында “Шаблоннар” - “Электр энергиясенең (егәрлек) фараздагы балансы” бүлегендә урнаштырылган.

- Форма 3 “2015 елга ОРЭМ да катнашучыларга электр энергиясен һәм егәрлек сатып алуга тәкъдим” FORM3.2015;

- Форма 3.1  “2015 елга челтәр компаниясенең электр энергиясенең (егәрлек) технологик чыгымы – электр челтәрләрендә югалтулар буенча тәкъдимнәре” FORM3.1.2015;

- Форма 4 “2015 елга электр станциясенең – күпләп һәм ваклап сату базарында электр энергиясен (егәрлек) җибәрүченең электр энергиясе һәм егәрлеге балансы” FORM4.2015.

Әлеге формалар тапшырылмаган очракта Сезнең оешма  2015 елга Татарстан Республикасы буенча электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүнең җыелма фараз балансына (ул 2015 елга электр энергиясе һәм егәрлегенә тарифларны исәпләү, шулай ук Россия ФТХ һәм тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары тарафыннан билгеләнелә торган хезмәтләр күрсәтүгә бәя хасил итү нигезләрендә күрсәтелгән түләү күләмнәрен исәпләү өчен нигез булып тора) кертелмәячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International