Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2014 елның 11 марты, сишәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Капиталь төзелеш объектын тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында

“ЕвроХолдинг 1” ҖЧҖ -  “Блок №4” административ бинасы”, ТР, Чаллы ш., Тынычлык пр., 24 й. (7/20) тирәсендә, “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына.

2. “Ликарт” ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын - “10 катлы торак йорт, 59 нчы микрорайон, 59/08 “Б” һәм “59/08 “В” йортлар торецларында, Чаллы ш., “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.

3. “Санрайс Капитал” ҖЧҖ -  SUNRISE CITY” күп функцияле торак комплексын  “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.

4. “Санрайс Капитал” ҖЧҖ -  SUNRISE CITY” күп функцияле торак комплексын  “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.

5. “Күп тармаклы торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү производство берләшмәсе” ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелә торган каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.

Барлык мәсьәләләр  Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International