ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты “Түбән Кама электр челтәрләре предприятиесе” ҖЧҖ гә карата планда каралган тикшерү үткәрде

2014 елның 18 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан “Түбән Кама электр челтәрләре предприятиесе” ҖЧҖ гә карата үткәрелгән планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча кулланучы-оешмаларның энергия кабул итү җайланмаларын электр челтәрләренә технологик тоташтыру буенча хезмәт күрсәтүнең  Россия Федерациясе законында билгеләнгән тәртиптә расланылмаган түләү буенча хәл ителгәнлеге ачыкланды. Закон бозган өчен “Түбән Кама электр челтәрләре предприятиесе” ҖЧҖ нең юридик һәм вазыйфаи затлары Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.6 статьясындагы 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International