Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәлә каралды:
1. “Күп тармаклы торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү производство берләшмәсе” ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелә торган каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде. Карар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.