Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә класс чиннары бирде

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Хөкүмәтендә республиканың берничә дәүләт хезмәткәренә класс чиннары бирү турында карар чыгарылды.

Беренче класслы ТР дәүләт киңәшчеләре чиннарын ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының түбәндәге вәкилләре алачак: эшләр идарәчесе Рәшит Исмәгыйлев һәм кадрлар бүлеге начальнигы Тамара Толстая.

Икенче класслы чин бирелә: гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге начальнигы Оксана Давыдовага, административ практика бүлеге начальнигы Светлана Заһидуллинага, гомуми бүлек начальнигы Алсу Ибраһимовага, делопроизводство бүлеге начальнигы Әлфия Хәйруллинага, технологик тоташтыруга түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге начальнигы Ильвира Шакирҗановага.

Комитетның тариф карарларын кабул итүне оештыру, контрольдә тоту һәм теркәү бүлеге начальнигы Ольга Шәрәфетдинова өченче класслы дәүләт киңәшчесенә әйләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International