Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты еллык бухгалтерия балансын салым органнарына җибәргәннән соң 30 календарь көненнән дә соңга калмыйча 2013 елга түбәндәге мәгълүматларны ачу зарурилыгы турында искә төшерә

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

Салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, җылылык белән тәэмин итү, җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтү өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы оешмалар тарафыннан 2013 елдагы эш йомгаклары буенча халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүмат ачу зарурилыгы турында

 

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты еллык бухгалтерия балансын салым органнарына җибәргәннән соң 30 календарь көненнән дә соңга калмыйча 2013 елга түбәндәге мәгълүматларны ачу зарурилыгы турында искә төшерә:

- оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында, төп производство чыгымнары структурасын кертеп (җайга салынулы эшчәнлек ягыннан);

- җайга салынулы оешманың җайга салынулы товарлары һәм хезмәтләр күрсәтүләренең төп куллану характеристикалары һәм аларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе турында;

- инвестицион программалар һәм аларны тормышка ашыру турында хисаплар хакында;

- оешманың еллык бухгалтерия хисабы турында.

Еллык бухгалтерия балансын салым органнарына тапшырмый торган җайга салынулы оешма салым органнарына еллык бухгалтерия балансын тапшыру өчен Россия Федерациясе законында билгеләнгән срок чыкканнан соң 30 календарь көненнән дә соңга калмыйча әлеге мәгълүматны ачарга тиеш.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1 бүлегендәге 19.8.1. статьясы нигезендә, табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлеге турында билгеләнгән мәгълүмат ачу стандартларын һәм мәгълүмат тапшыру һәм (яки) тутыру формаларын бозу (табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының мәгълүмат тапшыру срокларын һәм вакыт аралыкларын кертеп) вазыйфаи затларга биш меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Җайга салынулы оешмаларга мәгълүмати хат (http://kt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_227384.pdf).

Мәгълүмат ачу формалары  (http://kt.tatarstan.ru/rus/info.php?id=153263
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International