2014 елның 20 августында Россия Федерациясе Федераль тарифлар хезмәте экспертлары, “Открытый диалог” компанияләр төркеме белгечләре белән берлектә, барлык типтагы һәм дәрәҗәдәге торак һәм коммуналь хуҗалык учреждениеләре җитәкчеләре өчен “Торак һәм коммуналь хуҗалыкны реформалау, тармактагы тарифларны җайга салу” дигән Бөтенроссия гамәли Online-семинар үткәрә.
Татарстанда электричка һәм метро NFC технологиясе ярдәмендә булдырылган “Мобиль билет”ка күчте.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 27.06.2014 ел, №170-э/1 боерыгы расланды.
Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәлә каралды:
“Россия Федерациясендә коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнарның түләве күләмен үзгәртү индексларын формалаштыру турында” 30.04.2014 ел, №400 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнарның түләве күләмен үзгәртү индексларын формалаштыру нигезләренең 65 пункты нигезендә, Россия Федерациясе субъектының югарыгы вазыйфаи заты (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югарыгы башкарма органы җитәкчесе) муниципаль берәмлекләрдә коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик (максималь) индексларын билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 7 көн эчендә әлеге карарны, билгеләнгән чик индекслар күләме нигезләнешен кушымта итеп, “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтына, үзенең мондый сайты булмаганда – Россия Федерациясе субъектының рәсми сайтына урнаштыруны, шулай ук карарны Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте органнары норматив-хокукый актларын рәсми бастырып чыгару чыганагында бастырып чыгаруны тәэмин итә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты шуны хәбәр итә: Россия Федераль тарифлар хезмәте ЕИАС ФГИС эше буенча еш бирелә торган сорауларга җаваплар ЕИАС проектларын теркәү хезмәте тарафыннан Support.eias.ru сайтындагы “База знаний” бүлегендә урнаштырыла.
Җайга салынулы оешмаларга кулланучыларның язмача сораулары буенча мәгълүмат ачу тәртибе “Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары һәм җайга салу органнары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары турында” 05.07.2013 ел, №570, “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында” 17.01.2013 ел, №6, “Коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында” 30.12.2009 ел, №1140 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары нигезендә билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты квартал узганнан соң 30 календарь көне эчендә 2014 елның 2 кварталы өчен түбәндәге мәгълүматларны ачу зарурилыгы турында искә төшерә: