Җайга салынулы оешмаларга кулланучыларның язмача сораулары буенча мәгълүмат ачу тәртибе турында

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

Җайга салынулы оешмаларга кулланучыларның язмача сораулары буенча мәгълүмат ачу тәртибе “Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары һәм җайга салу органнары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары турында” 05.07.2013 ел, №570, “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында” 17.01.2013 ел, №6, “Коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында” 30.12.2009 ел, №1140 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары нигезендә билгеләнгән.

Җайга салынулы оешма кулланучыга, мәгълүмат тапшыру турында язмача запросы нигезендә, әлеге карарларга туры китереп мәгълүмат тапшыра.

Язмача запрос буенча мәгълүмат тапшыру салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә – язмача запрос алынганнан соң 15 календарь көне эчендә, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү өлкәсендә – 20 календарь көне эчендә кулланучы исеменә почта аша хат юллау (кулланучыга тапшыру турында уведомление белән) яки җайга салынулы оешманың урнашу урыны буенча кулланучының үзенә шәхсән бирү нигезендә хәл ителә.

Җайга салынулы оешма исеменә алынган язмача запрос, теркәү номеры сугып, алынган көнне үк теркәлергә тиеш.

Җайга салынулы оешмалар кулланучылар запросы буенча “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтта (мәгълүмат урнаштырылган сайт) язмача хәбәр итә ала.

Сорала торган мәгълүмат “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтта һәм (яки) рәсми матбугат басмаларында кирәкле күләмдә ачылган очракта җайга салынулы оешма, язмача запрос буенча мәгълүматны ачмыйча, сорала торган мәгълүмат урнаштырылган рәсми сайт адресы һәм (яки) рәсми мәгълүмат басмалары атамалары һәм реквизитлары турында гына да хәбәр итүгә хокуклы. 

Җайга салынулы оешма тарафыннан кулланучыларның язмача запрослары учеты алып барыла, шулай ук мондый запросларга җаваплар күчермәләре 3 ел эчендә саклана.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International