2014 елның 2 кварталы йомгаклары буенча халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүмат ачу зарурилыгы турында

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты квартал узганнан соң 30 календарь көне эчендә 2014 елның 2 кварталы өчен түбәндәге мәгълүматларны ачу зарурилыгы турында искә төшерә:

- җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташуның (технологик тоташу) техник мөмкинлегенә ия булу (булмау), шулай ук әлеге системаларга тоташуга (технологик тоташу) заявкаларны теркәү һәм аларны үтәү турында.

Җайга салынулы оешма тарафыннан  җылылык белән тәэмин итүнең, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуның берничә системасы кулланылганда, мондый системаларның егәрлек резервы турында мәгълүмат һәр системага карата урнаштырыла.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1 бүлегендәге 19.8.1. статьясы нигезендә, табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлеге турында билгеләнгән мәгълүмат ачу стандартларын һәм мәгълүмат тапшыру һәм (яки) тутыру формаларын бозу (табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының мәгълүмат тапшыру срокларын һәм вакыт аралыкларын кертеп) вазыйфаи затларга биш меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

 

Мәгълүмат ачу формалары (http://kt.tatarstan.ru/rus/info.php?id=153263).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International