Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2014 елның 22 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Электр челтәрләре предприятиеләре” ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга стандартлаштырылган тариф ставкаларын һәм түләү формуласын килештерү турында.

2.  “Чаллы ш., Шишкин бульвары, 17 нче торак йорт тирәсендә 19 катлы күп фатирлы йорт”  - “СК Мега-Групп” ҖЧҖ объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтырук) түләүне килештерү турында.

3.  “Чаллы ш., 17 “А” микрорайоны, Чаллы-9 проспектында янкорма сәүдә объекты белән 25 катлы йорт”  - “СК Мега-Групп” ҖЧҖ объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтырук) түләүне килештерү турында.

4. “Чаллы ш. 40 микрорайонында күп катлы торак йорт”  - “Уңайлы торак” торак-төзелеш компаниясе” ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтырук) түләүне килештерү турында.

5. Түбән Кама ш. Түбән Кама “Нефтехим” ААҖнең тимер юлларга килү юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.

6. Әлмәт ш. “Промтранс-А” ҖЧҖнең тимер юлларга килү юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.

7. “Казан сәнәгать тимер юл транспорты тармакара предприятиесе” ААҖнең тимер юлларга килү юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International