Торак һәм коммуналь хуҗалык учреждениеләре җитәкчеләре өчен “Торак һәм коммуналь хуҗалыкны реформалау, тармактагы тарифларны җайга салу” дигән Бөтенроссия гамәли Online-семинар үткәрелә

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

2014 елның 20 августында Россия Федерациясе Федераль тарифлар хезмәте экспертлары, “Открытый диалог” компанияләр төркеме белгечләре белән берлектә, барлык типтагы һәм дәрәҗәдәге торак һәм коммуналь хуҗалык учреждениеләре җитәкчеләре өчен “Торак һәм коммуналь хуҗалыкны реформалау, тармактагы тарифларны җайга салу” дигән Бөтенроссия гамәли Online-семинар үткәрә.

Семинарның максаты – тарифлар сәясәтендәге соңгы үзгәрешләр, шулай ук Россия законнарындагы яңалыклар, предприятиеләр җитәкчеләрен көннең-көнендә аптырашта калдырган проблемаларны хәл итү юлларын эзләү буенча экспертлардан аңлатмалар алу. Экспертлар һәм белгечләр максималь дәрәҗәдә үзара аңлашуга, Россия торак-коммуналь хуҗалыгының сыйфатлы үсешенә, тармакны даими модернизацияләү шартларында эш нәтиҗәсен яхшыртуга, шулай ук ахыр кулланучылар өчен хезмәт күрсәтүләр мөмкинлеген арттыру һәм сыйфатын  яхшыртуга ирешү өчен югарыгы хөкүмәт органнары белән төбәкләр хакимиятләре арасында нәтиҗәле эш системасын булдыру өчен нәрсәләрнең кирәк булуы турында фикер алышачак.

Тармак законнарында үзгәрешләрнең бик еш булып торуы һәм РФ Хөкүмәте ягыннан торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре эшенә карата таләпләрнең көчәюе сәбәплечиктән тыш кирәк чара бу.

Консультацион семинарның төп бурычлары:

* 2015-2016 елларда коммуналь ресурсларга бәя хасил итү һәм тарифларны җайга салу сәясәте турында;

* Коммуналь ресурсларны җитештерү, транспортлау һәм сату өлкәсендә бәя хасил итү һәм тарифларны җайга салу сәясәте турында;

* “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында” Закондагы төзәтмәләрнең нинди булачагы хакында;

* ЖКУ өчен түләүләрне исәпләү һәм җыюны оештыруның актуаль мәсьәләләре турында;

* Күп кенә башка мәсьәләләр буенча фикер алышу.

 

Семинар программасына төбәкләр өчен иң кирәкле мәсьәләләр кертелгән. Болар:

“2015-2016 елларга коммуналь ресурсларга бәя хасил итү һәм тарифларны җайга салу сәясәте”

* 2015-2016 елларда коммуналь ресурсларга тарифларны формалаштыру үзенчәлекләре;

* Коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту проблемасы.

Коммуналь ресурсларны җитештерү, транспортлау һәм сату өлкәсендә бәя хасил итү һәм тарифларны җайга салу сәясәте

* 2015 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә бәя хасил итү (РФ Хөкүмәтенең 13.05.2013 ел, №406 карары) һәм тарифларны җайга салу (07 декабрь, 2011 ел, №416-ФЗ);

* “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында” Законга төзәтмәләр;

* Кайнар һәм салкын су бирү буенча мөнәсәбәтләрне җайга салучы  кагыйдәләр ( 29 июль, 2013 ел, №№642, 643, 644, 645 Хөкүмәт карарлары) – хезмәтләр күрсәтү буенча килешүле мөнәсәбәтләргә күчү, килешүләрнең төп шартлары;

* Тарифларны исәпләү методикасы;

* “Җылылык белән тәэмин итү турында” №190-ФЗ тормышка ашыру яктылыгында җылылык энергетикасында тарифларны җайга салу кагыйдәләре;

* Җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыруга тарифларны формалаштыруның үзенчәлеге;

* РФ субъектларында табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча кулланучыларның тармакара советларын оештыру буенча методик рекомендацияләр.

ЖКУ өчен  түләүләр исәпләү һәм җыюны оештыруның актуаль мәсьәләләре”

* Коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен исәпләү;

* Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләүне исәпләү һәм түләү кертү тәртибе;

* Исәп-хисап үзәкләре яки турыдан-туры РСО тарафыннан түләүләрне исәпләү һәм җыю вәкаләтләрен бирү - “әйе” һәм “каршы”;

* 03.07.2009 ел, №103 Федераль закон буенча түләү операторлары һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр арасында үзара мөнәсәбәтләр;

* Законның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә карата эшләвенең башлангыч нәтиҗәләре – ачыкланган кимчелекләр һәм аларны бетерү юллары;

* Оператор белән тәэмин итүче арасында килешүле мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре  - якларның бурычлары, контрактның төп шартлары;

* Түләү операторлары хезмәтләреннән файдаланганда түләүченең хокукларын яклау;

* Түләү агентлары тарафыннан комиссия түләвен алу кагыйдәләре;

* Халыкка торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар белән исәп-хисап үзәкләре арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә “Персональ мәгълүматлар турында” законны куллану;

* Коммуналь хезмәт күрсәтүгә түләүне арттыру.

 

Семинарның әйдәп баручы экспертлары:

Россия Федераль тарифлар хезмәтенең Торак-коммуналь комплекс өлкәсендә җайга салу идарәсе начальнигы урынбасары  Лидия Александровна Горячева;

Россия Федераль тарифлар хезмәте Торак-коммуналь комплекс өлкәсендә җайга салу идарәсенең бүлек начальнигы Александр Сергеевич Феляков;

“АКЦ Жилкомаудит” ЯАҖ генераль директоры Ирина Петровна Маликова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International