“Россия Федерациясендә коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнарның түләве күләмен үзгәртү индексларын формалаштыру турында” 30.04.2014 ел, №400 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнарның түләве күләмен үзгәртү индексларын формалаштыру нигезләренең 65 пункты нигезендә, Россия Федерациясе субъектының югарыгы вазыйфаи заты (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югарыгы башкарма органы җитәкчесе) муниципаль берәмлекләрдә коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик (максималь) индексларын билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 7 көн эчендә әлеге карарны, билгеләнгән чик индекслар күләме нигезләнешен кушымта итеп, “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтына, үзенең мондый сайты булмаганда – Россия Федерациясе субъектының рәсми сайтына урнаштыруны, шулай ук карарны Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте органнары норматив-хокукый актларын рәсми бастырып чыгару чыганагында бастырып чыгаруны тәэмин итә.
Моңа бәйле рәвештә, шулай ук Д.Н.Козакның 28.05.2014 ел, №ДК-П9-3878 поручениесен үтәү йөзеннән, Дәүләт комитеты Россия Федераль тарифлар хезмәте исеменә түбәндәге мәгълүматларны тапшырачак:
1. Россия Федерациясе субъектының барлык муниципаль берәмлекләре буенча билгеләнгән чик индеклар күләмнәренең нигезләнеше.
2. Үзләренә карата Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 30 апрель, 2014 ел, №718-р боерыгы нигезендә Россия Федерациясе субъекты буенча билгеләнгән максималь дәрәҗәдә рөхсәт ителгән күрсәткечкә туры килә торган максималь дәрәҗәдә чик индекс билгеләнгән гражданнар саны һәм өлеше.
3. Үзләренә карата чик индексларны Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган күрсәткечләрдән югарырак дәрәҗәдә билгеләү турында карарлар җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары тарафыннан килештерелгән муниципаль берәмлекләр буенча билгеләнгән чик индекслар күләмнәренең нигезләнеше.
4. Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнарның түләвен үзгәртү мәсьәләсе буенча һәм чик индексларны билгеләү турында кабул ителгән карарлар турында, шулай ук алга таба планлаштырыла торган аңлату чаралары турында гражданнар белән үткәрелгән аңлату эше хакында мәгълүмат.