Татарстанда электричка һәм метро “Мобиль билет”ка күчте

2014 елның 23 июле, чәршәмбе

Татарстанда электричка һәм метро NFC технологиясе ярдәмендә булдырылган “Мобиль билет”ка күчте.

Хәзер башкалабызның тимер юл вокзалларында һәм Казан метросында  NFC технологиясе буенча мобиль телефон ярдәмендә юл йөрүгә түләү мөмкинлеге ачылды, дигән сүз бу. Мондый хезмәт күрсәтүне “Содружество” ААҖ пассажир компаниясе  гамәлгә кертте, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Әлеге түләү технологиясеннән ( NFC) файдалану өчен үзеңнең кәрәзле элемтә операторы офисына килеп, телефонның сим-картасын “Мобиль билет” сервисына тоташтырылган башка “симка”га алыштырырга  (бушлай) кирәк. Шул ук вакытта телефон номерыгыз элеккечә үк кала. Элемтәләрегезнең барысы да саклана, дигән сүз.

Бүгенгә Казан-1 һәм Казан-2 вокзалларында, шулай ук Арча, Зеленодолда, Әмәт, Васильево, Юдино станцияләрендә һәм шәһәр метросында юл йөрүгә яңа ысул белән түләргә була. NFC-модуль ярдәмендә  юлга түләү өчен кәрәзле телефонны үзеңә-үзең хезмәт күрсәтү терминалы исәпләгеченә куеп алу да җитә. Шуннан соң мобильник счетыннан кирәкле сумма алына.  Бернинди дә комиссия-фәлән юк.

Моннан тыш 2015 елдан тимер юл станцияләрендә банк карталары ярдәмендә юлга түләү мөмкинлеге бирердәй яңа автоматлар да пәйда булачак әле.

 

http://www.autotat.ru/road_chronics/?id=21145

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International