12 гыйнвардан алып 19 февральгә кадәр “Федераль пассажирлык компаниясе” ААҖ (“РТЮ” ААҖ бүлендек җәмгыяте) формированиесенең ерак юл тотучы поездларына пассажирлар билетларны поездның юл бәясенә карата ерак юлларга пассажирлар ташу өчен тарифларның сыгылмалы җайга салына торган графигы белән каралучы киметелгән коэффициенты белән сатып алу мөмкинлегенә ия.
2015 елның 1 июленнән эчәргә яраклы суның, кайнар суның сыйфатына һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булуына производство контрольлегенең бердәм кагыйдәләре кертелә.
Түбән Кама җәмәгать транспорты пассажирларын Яңа ел бүләге көтә – 2015 елның 1 гыйнварыннан трамвайларда гына түгел, бәлки автобусларда да электрон транспорт картасын кабул итә башлаячаклар. Моннан тыш транспорт картасы белән автобусларда йөрү кесәңдәге акча белән түләгәнгә караганда 2 сумга очсызрак булачак. Мәктәп укучыларының ата-аналарына бик шәп яңалык бу. Моннан тыш Түбән Камада транспорт кушымтасы белән “Мәктәп картасы” проекты да гамәлгә кертелә.
“Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе 2015 елның 1 гыйнварыннан 23 шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрү турында хәбәр итә.
Аерым алганда, озак сроклы җайга салу чоры 2015 елда башланган озак сроклы җайга салу чорына инвестицияләнгән капиталның керемлелеген тәэмин итү ысулын кулланып тарифларны җайга салуга күчүгә кадәр булдырылган инвестицияләнгән капитал өчен керемлелек нормасы 7,17 процент, ә мондый күчүдән соң булдырылган капитал өчен - 10,17 процент тәшкил итәчәк.
Функциональ мөмкинлекләре кулланылган электр энергиясен тәүлек вакытына карап (билгеләнгән вакыт чорлары буенча) билгеләү мөмкинлеге бирә торган һәм үлчәү мәгълүматлары халык белән һәм аңа тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре белән исәп-хисаплар ясауда кулланыла торган электр энергиясен исәпләү приборларының, тәүлек зоналары буенча дифференциацияләнгән тарифлар куллану максатында, исәпләгечләр сәгатьләрендә вакытны дөресләргә кирәклеге билгеләнгән.
Казанның җәмәгать транспорты Яңа ел бәйрәме көннәрендә үзгәртелгән режим буенча эшлиячәк. Бу хакта 15 декабрьдә үткәрелгән “Эшлекле дүшәмбе”дә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы уздырылды. Анда түбәндәге мәсьәлә каралды:
Россия Федерациясе Хөкүмәте карар бирә:
Федераль тарифлар хезмәте Россия ФСТ 04.09.2013 ел, №1155-э боерыгы белән расланган, 500меңнән артыграк кеше яши торган шәһәрләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларының административ үзәкләре булып торучы шәһәрләрдә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалар өчен инвестицияләнгән капиталның керемлелеге ысулын куллану нигезендә тарифларны җайга салуга күчү һәм тарифларны җайга салуның озак сроклы параметрларын билгеләү турында тарифларны җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарының карарларын Федераль тарифлар хезмәте белән килештерү кагыйдәләренә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертте.