Эчәргә яраклы суның, кайнар суның сыйфатына һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булуына производство контрольлеген хәл итү тәртибе турында

2015 елның 16 гыйнвары, җомга

2015 елның 1 июленнән эчәргә яраклы суның, кайнар суның  сыйфатына һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булуына производство контрольлегенең бердәм кагыйдәләре кертелә.

“Эчәргә яраклы суның, кайнар суның  сыйфатына һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булуына производство контрольлеген хәл итү тәртибе турында” 06.01.2015 ел, №10 РФ Хөкүмәте карары нигезендә, суның сыйфатына контрольлек итү тәртибе (аны хәл итү бурычы Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында” Федераль закон нигезендә билгеләнгән) билгеләнде.

Кабул ителгән кагыйдәләр үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларын кулланып бирелә торган суның сыйфатына контрольлекне хәл итүгә кагыла. Җитештерүгә контрольлекне хәл итүгә нигез итеп алынган күрсәткечләр исемлеге “Роспотребнадзор” тарафыннан раслана. Моннан тыш документта производство контрольлеге программасына карата таләпләр дә урын алган. Программада, шул исәптән, су пробаларын алуның ешлыгы, күрсәткечләрнең һәркайсын билгеләү методикасы, билгеләү ысулында рөхсәт ителә торган ялгыш дәрәҗәсе билгеләнгән.

Документта “Роспотребнадзор”ның территориаль органының пробалар алу ешлыгын арттыруга яки производство контрольлеген хәл итүгә нигез итеп алына торган күрсәткечләр исемлеген озайтуга  хокукы билгеләнгән.

Документта шулай ук производство контрольлеге программасын килештерүдән баш тартуга нигезләр, үзенә карата килештерүдән баш тарту һәм кабат килештерүгә җибәрү карары кабул ителгән оешма тарафыннан программаны эшләп җиткерү тәртибе, суның сыйфатына контрольлек журналын алып бару һәм затларны аның белән таныштыру тәртибе билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International