Казанның җәмәгать транспорты Яңа ел бәйрәме көннәрендә үзгәртелгән режим буенча эшлиячәк. Бу хакта 15 декабрьдә үткәрелгән “Эшлекле дүшәмбе”дә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова хәбәр итте.
Шулай итеп, шәһәр транспортының яңа ел төнендәге эше 2.00 сәгатькә кадәр озайтыла. 2015 елның 1 гыйнварында исә транспорт иртәнге маршрутка ял көннәре өчен расланган расписаниеләрдән 2 сәгатькә соңрак чыгачак, шул ук вакытта транспорт 23.00 сәгатькә кадәр йөриячәк. Бәйрәм чараларын үткәрү көннәрендә шәһәрдә яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтү ял көне графиклары буенча оештырылачак.
Моннан тыш җәмәгать транспорты Раштуага багышланган төнге гыйбадәт кылу үткәрүгә бәйле рәвештә дә озаграк йөриячәк. Гыйбадәт кылудан соң халыкны шәһәр чиркәүләреннән өйләренә озату өчен өстәмә рәвештә шәһәр пассажир транспорты бирү дә оештырылачак.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча