Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 04.09.2013 ел, №1155-э боерыгына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

Федераль тарифлар хезмәте Россия ФСТ 04.09.2013 ел, №1155-э боерыгы белән расланган, 500меңнән артыграк кеше яши торган шәһәрләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларының административ үзәкләре булып торучы шәһәрләрдә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалар өчен инвестицияләнгән капиталның керемлелеге ысулын куллану нигезендә тарифларны җайга салуга күчү һәм тарифларны җайга салуның озак сроклы параметрларын билгеләү турында  тарифларны җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарының карарларын Федераль тарифлар хезмәте белән килештерү кагыйдәләренә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертте.

Хәзер җайга салу органының  инвестицияләнгән капиталның керемлелеген тәэмин итү ысулын сайлап алу турында мөрәҗәгатенә җайга салу органы бәяләмәсен кушып бирергә кирәк. Орган тарафыннан әлеге белешмәдә материалларда күрсәтелгән параметрларны куллану нигезендә бәяләр (тарифлар) билгеләүнең коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик индексларын арттыруга китермәве расланган булырга тиеш.

Әлеге индекслар арткан очракта, мондый бәяләмәдә Россия Федерациясе субъекты буенча чик (максималь) индексны Россия Федерациясе субъекты буенча тайпылыш күләменнән артыграк итеп билгеләү турында Россия Федерациясе субъекты югары вазыйфаи заты тарафыннан  акт проектын килештерү рәвешендә муниципаль берәмлекнең вәкаләтле органы карары булырга тиеш.

Җайга салынулы оешманың  халыкка су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга турыдан-туры килешүләре булмаган очракта да инвестицияләнгән капиталның керемлелеген куллану ысулы нигезендә бәяләрне (тарифлар) билгеләүнең билгеләнгән чик (максималь) индексларны арттыруга китермәвен раслаган җайга салу органы бәяләмәсен тапшырырга кирәк.

 

Россия ФСТ 18.11.2014 ел, №1983-э боерыгы (Россия Юстиция министрлыгында 2014 елның 10 декабрендә теркәлгән, №35121)

(http://www.consultant.ru/document/cons_doc_LAW_172266/#utm_campaign=fd&utm_source=consultant&utm_medium=email&utm_content=body)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International