“Вакытны сезонлы күчергәннән соң исәпләгечләр кулланып электр энергиясе күләмнәрен билгеләү үзенчәлекләре турында” 24.12.2014 ел, №1465 РФ Хөкүмәте карары хакында

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

Функциональ мөмкинлекләре  кулланылган электр энергиясен тәүлек вакытына карап (билгеләнгән вакыт чорлары буенча) билгеләү мөмкинлеге бирә торган һәм үлчәү мәгълүматлары халык белән һәм аңа тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре белән исәп-хисаплар ясауда кулланыла торган электр энергиясен исәпләү приборларының, тәүлек зоналары буенча дифференциацияләнгән тарифлар куллану максатында, исәпләгечләр сәгатьләрендә вакытны дөресләргә кирәклеге билгеләнгән.

“Вакытны исәпләү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон үз көченә кергән көннән башлап, әмма әлеге карар гамәлгә кергәннән соң 6 айдан да соңга калмыйча, яңа программа урнаштыру гамәлләрен хәл кылуга тотылган чыгымнар билгеләнгән тәртиптә  җайга салынулы бәяләрне (тарифлар) билгеләүдә исәпкә алына.

Функциональ мөмкинлекләре  кулланылган электр энергиясен тәүлек вакыты буенча аерым-аерым билгеләү мөмкинлеге бирә торган исәпләгечләрнең факттагы күрсәткечләре, яңа программа урнаштырылганчы  тәүлек зоналары буенча дифференциацияләнгән  электр энергиясенә (егәрлек) тарифларны (бәяләр) кулланып, электр энергиясе белән тәэмин итү килешүе буенча яки электр энергиясе белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтү өчен электр энергиясенә (егәрлек) түләү күләмнәрен исәпләүдә кабул ителә.

Милек хокукында яки башка законлы нигездә территориаль челтәр оешмалары карамагындагы электр челтәрләре аша электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны һәм электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүчеләрнең өстәмә сату хакын билгеләгәндә,  җайга салучы органнар, вакытны исәпләү тәртибен үзгәртүгә, тәүлекнең тариф зоналарын билгеләүгә бәйле рәвештә, халык һәм аңа тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре тарафыннан кулланыла торган электр энергиясен (егәрлек) исәпләүне тәэмин итүче исәпләгечләрнең сәгатьләрендәге вакытны дөресләү буенча гамәлләрне хәл итүгә тотылган чыгымнарны кирәкле тулаем керемгә кертә.

http://www.consultant.ru/law/hotdocs/39706.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International