12 гыйнвардан алып 19 февральгә кадәр “Федераль пассажирлык компаниясе” ААҖ (“РТЮ” ААҖ бүлендек җәмгыяте) формированиесенең ерак юл тотучы поездларына пассажирлар билетларны поездның юл бәясенә карата ерак юлларга пассажирлар ташу өчен тарифларның сыгылмалы җайга салына торган графигы белән каралучы киметелгән коэффициенты белән сатып алу мөмкинлегенә ия.
12 гыйнвардан 19 февральгә кадәр юлга кузгалучы купе вагоннарына билет бәяләре уртача еллык тариф бәясеннән 10 процентка кимрәк булачак. Гомуми һәм плацкарт вагоннардагы билет бәяләре уртача еллык тарифка карата 1 гыйнвардан 31енә кадәр – 9 процентка, 1 февральдән 19ына кадәр 15 процентка кимрәк торачак.
Мисал өчен, Түбән Новгород-Мәскәү юнәлешендә хәрәкәт итүче №35 “Нижегородец” поездының плацкарт вагоны өчен билет бәясе 1387 сум тәшкил итәчәк (бүген аның бәясе – 1476 сум).
Исегезгә төшерәбез, Россия тимер юлларында ерак юлларга сәфәр кылучы пассажирларны ташу буенча тарифларның сыгылмалы җайга салына торган графигы гамәлдә. Плацкарт һәм гомуми вагон өлешендә ул 2003 елдан бирле Россия Федерациясенең Федераль тарифлар хезмәте тарафыннан ел саен раслана. Купе, СВ һәм “Люкс” классындагы вагоннар өчен әлеге график ташучы тарафыннан раслана.
2015 ел өчен тарифларның сыгылмалы җайга салына торган графигы белән “РТЮ” ААҖ сайтының “Пассажирлар өчен” бүлегендә танышырга була. Тарифларның үзгәреп торуын белә торып, пассажирлар алдан ук барасы юлын планлаштырырга һәм аңа бәйле чыгымнарны киметергә мөмкин.
Материал “РТЮ” ААҖ филиалы – Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте тарафыннан җиткерелде.