Түбән Камада транспорт картасы барлык төр транспорт өчен бердәй булды

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Түбән Кама җәмәгать транспорты пассажирларын Яңа ел бүләге көтә – 2015 елның 1 гыйнварыннан трамвайларда гына түгел, бәлки автобусларда да электрон транспорт картасын кабул итә башлаячаклар. Моннан тыш транспорт картасы белән автобусларда йөрү кесәңдәге акча белән түләгәнгә караганда 2 сумга очсызрак булачак. Мәктәп укучыларының ата-аналарына бик шәп яңалык бу. Моннан тыш Түбән Камада транспорт кушымтасы белән “Мәктәп картасы” проекты да гамәлгә кертелә.

Түбән Камада сатып алынган электрон транспорт картасы белән Татарстан Республикасының “Транспорт картасы” проекты гамәлдә булып килгән башка шәһәрләрендә – Казанда, Зеленодол, Әлмәттә дә юл йөргән өчен түләп булачак. Чаллыда транспорт картасы  барлык маршрутлардагы трамвайларда һәм №1,1Б, 7, 7А, 22, 51, 211 автобусларда гамәлдә.

Тарифлар, транспорт карталарын сатып алу һәм аларга акча салу пунктлары, шулай ук халык белән эшләү буенча пунктларның эш графигы белән “Социальная карта”ААҖнең рәсми сайтында  - social-card.ru танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International