ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2015 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрнең үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булды.

12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы җылылык белән тәэмин итүче оешмалар игътибарына 2014 ел өчен җылылык энергиясен сату турында һәм ай саен тапшырыла торган хисапнамәне (“Ел” чоры буенча) 46-ТЭ рәвешендә, 2015 елның гыйнварыннан башлап, хисап рәвешенең яңа версиясендә (46ТЕ.ST) Россиянең Тарифлар буенча федераль хезмәтенең Бердәм мәгълүмати-аналитик системасы аша Россиянең Тарифлар буенча федераль хезмәте адресына тапшырырга кирәклеге хакында җиткерә.


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: Россия Энергетика министрлыгының 2012 елның 23 июлендә кабул ителгән “Электр энергетикасы субъектлары тарафыннан тапшырылучы мәгълүматның исемлеген, рәвешләрен һәм аны тапшыру тәртибен раслау турында” №340 боерыгы нигезендә Сезгә 2014 ел өчен хисап мәгълүматларын Россиянең Энергетика министрлыгына тапшырырга кирәк.


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 8 февралендә Казанда традицион төстә иң зур кышкы чараларның берсе – "Россиянең чаңгы юллары" ярышлары узды. Иң массакүләм стартлар Залесный поселогындагы “Кояшлы” лагере территориясендә узды.


6
февраль, 2015 ел
җомга

1 февральдән башлап ТКХ хезмәтләре өчен дәүләт хезмәтләре порталы һәм “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасы аша түләүдә теләсә нинди банк карталары хуҗаларына комиссия бетерелде, ләкин идарәче оешма түләүләрне комиссиясез кабул итү турында тиешле килешүгә кул кую шарты белән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында булып узган брифингта ТР элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Элек порталда һәм мобиль кушымтада түләү суммасыннан якынча – 2%, ТКХ хезмәтләре өчен түләгәндә 1% комиссия тотыла иде. Министр әйтеп узганча, 1 февральдән башлап, “АК БАРС” БАНК ААҖ банк карталары хуҗалары өчен теләсә нинди хезмәтләрдән файдалану һәм портал һәм мобиль кушымта аша түләүдә нульле комиссия кертелде.


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Инженерлык-техник тәэминат челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча федераль законнар үтәлешен контрольдә тоту максатларында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) Сездән кушымта нигезендә Үз муниципаль районыгызның барлык җайга салынулы оешмалары буенча коммуналь инфраструктура челтәрләренә тоташтыру өчен түләү өлешендә мәгълүмат бирүегезне сорый.


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: Сезгә законнар нигезендә энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программага карата билгеләнгән таләпләрне фактта башкару турында хисап тапшырырга кирәк.


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 26-27 март көннәрендә Мәскәү шәһәрендә җылылык белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җайга салына торган оешмалар өчен “Тариф ягыннан җайга салу һәм ТКХ оешмаларын үзгәртеп кору өлкәсендә дәүләт сәясәте” дигән VI Бөтенроссия гамәли семинар узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International