2015 елның 26-27 март көннәрендә Мәскәү шәһәрендә җылылык белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җайга салына торган оешмалар өчен “Тариф ягыннан җайга салу һәм ТКХ оешмаларын үзгәртеп кору өлкәсендә дәүләт сәясәте” дигән VI Бөтенроссия гамәли семинар узачак.
Семинарда түбәндәге актуаль мәсьәләләр яктыртылачак:
- 2015-2017 елларда коммуналь ресурсларга тарифларны формалаштыру үзенчәлекләре.
- Коммуналь инфраструктураны концессиягә тапшыру.
- Төбәкләрдә Бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешма (ЕСТО) төзү үзенчәлекләре.
- Челтәрләргә тоташу буенча яңа норматив-хокукый актлар.
Катнашучыларны теркәү 2015 елның 20 февралендә төгәлләнә.
Үткәрү вакыты: Мәскәү ш., “Измайлово Гамма-Дельта” КК, дельта корпусы, Измайлов шоссесы, 71 й.
Семинарда катнашырга теләүчеләр өчен оештыру комитеты вәкиле белән элемтәгә керергә кирәк. Элемтә өчен зат – Клюшкин Дмитрий Юрьевич, e-mail: d.klushkin@od-group.ru, 8 (499) 372-10-39, 8(985) 189-20-09.