Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: Россия Энергетика министрлыгының 2012 елның 23 июлендә кабул ителгән “Электр энергетикасы субъектлары тарафыннан тапшырылучы мәгълүматның исемлеген, рәвешләрен һәм аны тапшыру тәртибен раслау турында” №340 боерыгы нигезендә Сезгә 2014 ел өчен хисап мәгълүматларын Россиянең Энергетика министрлыгына тапшырырга кирәк.
Мәгълүмати хат түбәндәге бүлектә урнашкан – Документлар /Җайга салынулы оешмаларга/ Электр һәм җылылык энергетикасы/ Мәгълүмати хат.