Дәүләт комитетында ТР дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрнең үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булды
2015 елның 13 феврале, җомга
Бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрнең үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булды.
Комиссия утырышында 2011-2014 елларда Татарстан Республикасы прокуратурасы органнары тарафыннан дәүләт гражданлык хезмәткәрләре, аларның хатыннары (ирләре) һәм балалары керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырганда коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешен күзәтү буенча тупланган материаллар нигезендә законлылык торышына һәм төп хокук бозуларга карата аналитик күзәтү ясалды.