А.Песошин: “Ахыргы тарифны формалаштыру механизмы үтәкүренмәле һәм максималь күләмдә аңлаешлы булырга тиеш”

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышы булып узды.

2014 елда Татарстанда тарифларны дәүләти җайга салудан алынган гомуми икътисадый нәтиҗә 11 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов ведомствоның узган елда эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2015 ел бурычларына багышланган коллегиясе утырышында хәбәр итте. Чарада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рафис Борһанов катнашты.

М. Зарипов үзенең докладында аңлатып узганча, 11 млрд. сум – бу тариф карарларын кабул иткәндә җайга салынулы оешмаларга дәүләт комитеты киметкән чыгымнар суммасы. Барлыгы исә ведомство 45 юнәлеш буенча 1 меңнән артык предприятиене җайга сала. Алар арасында газ, электр һәм җылылык энергиясе, су һәм су бүлү, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, транспорт хезмәтләре, социаль өлкә хезмәтләре бәяләрен һәм аларга булган тарифларны, инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру өчен бәя билгеләүне җайга салу төп эшчәнлекләрдән санала.

Дәүләт комитеты башлыгы искәртеп узганча, РФ Хөкүмәте карары белән 2015 елда тарифлар бары тик бер генә тапкыр – 1 июльдән артачак. Халык өчен газның бәясе 1 куб. м. өчен 4,8 сум тәшкил итә. Социаль-икътисадый фараз буенча аны 2015 ел өчен күп дигәндә 7,5 процентка арттыру карала. М. Зарипов әйтеп узганча, 2014 елда сәнәгать предприятиеләре өчен газ бәяләре “катырып” торылды, ә нәкъ менә зәңгәр ягулыкка булган тариф башка әһәмиятле тарифларны үстерү локомативы булып тора да инде.

         Электр энергиясенә халык өчен тариф 1 июльдән 7 процентка артып, 1 кВт/сәг өчен 3,2 сум тәшкил итәчәк. Стационар электр плитәләре һәм электрдан җылытылучы җайланмалар белән җиһазланган йортларда яшәүче шәһәр халкы, шулай ук авылда яшәүчеләр өчен тарифларны арттыру күрсәткече минималь күләмдә мөмкин булган 0,7 коэффициенты белән билгеләнгән.

         Җылылык энергиясенә килгәндә, 2015 елда барлык кулланучылар өчен дә аның уртача тариф бәясе 8 проценттан да югары артмаячак, шул ук вакытта Тарифлар буенча федераль хезмәт тарафыннан аны арттыруның чик күләме 13,6 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән.

         Су белән тәэмин итү буенча тарифлар 2015 ел өчен 6,6 процентка артачак.

         Транспорт хезмәтләренә булган тарифлар турында сөйләгәндә М. Зарипов аларның үзгәрүенә бары тик ягулык өчен бәя арту очрагы гына йогынты ясый дип билгеләде, алар исә тариф структурасының 30 процентын биләп тора, шулай ук бу күренеш амортизацион акча күчерүләр мөмкинлеге барлыкка килү аркасында да булырга мөмкин.

“Ахыргы тарифны формалаштыру механизмы тулысынча үтәкүренмәле һәм һәр гражданга максималь аңлаешлы булырга тиеш”, – дип ассызыклады үзенең чыгышында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин.

2014 елда Дәүләт комитеты эшенә бәя биреп, ул болай дип билгеләде: “Аеруча катлаулы мәсьәләләр күп, ә тариф комитеты хезмәткәрләренең компромисслы һәм һәрьяклы карап тикшерүе ярдәмендә күпчелек мәсьәләләрдә консенсуска күчәргә мөмкин булды”.

“Татар-информ” МА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International