ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Россия чаңгы юллары - 2015” ярышларында катнашты

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

2015 елның 8 февралендә Казанда традицион төстә иң зур кышкы чараларның берсе – "Россиянең чаңгы юллары" ярышлары узды. Иң массакүләм стартлар Залесный поселогындагы “Кояшлы” лагере территориясендә узды.

Быел чаңгы ярышлары Сочидагы кышкы XXII Олимпия уеннарының беренче еллыгына багышланды. Гадәттәгечә берничә старт узды:  профессиональ спортчылар 5 мең метрга, гаиләләр 1 мең метрга чапты, 2,5 мең метрга VIP-чабу һәм массакүләм төстә чаңгыда шуу оештырылды.

"Быел катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк. Үзенең сәламәтлеген ныгытырга килүче һәм шатлык диңгезендә гизәргә әзер булган кешеләрнең шулкадәр күп булуы сөендерә. Илдә озын гомерле һәм спорт яшәү рәвеше өчен көрәш бара. Япония, Франция, Италия, Германия кебек илләр 100 яшьлек спортчыларга ия. Безнең Татарстанда да мондый, картлыкта да республика данын якларга әзер булган кешеләр бар, диде үзенең чыгышында җиңел атлектика буенча 12 тапкыр дөнья чемпионы булган 87 яшьлек Әхмәт Сираҗиев. Һәркемгә дә олыгайган көнендә таякка түгел, ә чаңгы таякларына таянырга язсын дип телим ".

Шуннан соң гаиләләр чапты, алардан соң VIP-чабулар һәм массакүләм узышлар оештырылды. Барлык катнашучылар һәм чараның кунаклары өчен палаткаларда кафе эшләде, теләге булганнар кайнар чәй эчте, чаңгыда шуар алдыннан җылынды.

"Россия чаңгы юллары - 2015" кичә бер үк вакытта илнең 71 төбәгендә узды. Казанда массакүләм чабу өчен бер үк вакытта өч мәйдан корылды – Имәнлек урамы буенча урман-парк зонасы, Залесный бистәсендәге "Кояшлы" лагере һәм Дәрвишләр бистәсендәге каенлык аланы. Беренчел мәгълүматларга караганда, бу көнне “Россия чаңгы юллары-2015” ярышларында барлыгы 20 мең кеше катнашкан. Иң яшь катнашучыга 3,5 яшь, иң өлкәненә 87 яшь.

 

“Татар-информ” МА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International