1 февральдән башлап ТКХ хезмәтләре өчен дәүләт хезмәтләре порталы һәм “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасы аша түләүдә теләсә нинди банк карталары хуҗаларына комиссия бетерелде, ләкин идарәче оешма түләүләрне комиссиясез кабул итү турында тиешле килешүгә кул кую шарты белән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында булып узган брифингта ТР элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Элек порталда һәм мобиль кушымтада түләү суммасыннан якынча – 2%, ТКХ хезмәтләре өчен түләгәндә 1% комиссия тотыла иде. Министр әйтеп узганча, 1 февральдән башлап, “АК БАРС” БАНК ААҖ банк карталары хуҗалары өчен теләсә нинди хезмәтләрдән файдалану һәм портал һәм мобиль кушымта аша түләүдә нульле комиссия кертелде.
“Бу адым кешеләргә елына берничә дистә миллион сум акчасын янга калдырырга ярдәм итәчәк, – диде Шәйхетдинов. – Иң популяр хезмәтләр – юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар (20 процент) һәм ТКХ хезмәтләре (50 процент). Кешеләр 30 миллион сумнан артык акчасын янга калдырачак”.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, 2013 елда 1 миллиард сум тирәсе түләү башкарылган, ә 2014 елда – инде 2,3 миллиард. Министр җентекләп узганча, башка банклар да “АК БАРС” Банк инициативасына кушыла ала. Хәзерге вакытта комиссияне нульгә калдыру буенча Саклык банкы белән сөйләшүләр алып барыла. Банк карталары ярдәмендә түләүләрне башкару статистикасына килгәндә, иң күп түләүчеләр Саклык банкы карталарыннан файдаланучыларга туры килә – 43%, “АК БАРС” Банк – 20%, аннан кала Альфа банк (4,1%), Татфондбанк (3%) һәм ВТБ 24 (3,8%).
Исегезгә төшерәбез, дәүләт хезмәтләре порталында 201 электрон хезмәттән һәм сервистан файдаланырга мөмкин. 2014 елда республикада яшәүчеләргә 32 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелгән. Үсеш күрсәткече 2013 ел дәрәҗәсенә карата 21% тәшкил итә.
http://tatarstan.info/news/v-rt-vvedena-nulevaya-komissiya-za-oplatu-zhkh-cherez-port_72574.html