2021 елның 26-27 август көннәрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте белән берлектә, Казанда III «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» россиякүләм фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.
Конференция эшендә Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең территориаль идарәләре, Россия Федерациясе субъектларының тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Панель мәйданчыклар һәм стратегик сессияләр экспертлары сыйфатында «Сколково» инновацияләр үзәге, «Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты» ЮҺБ ФДБМУ Тарифларны җайга салу югары мәктәбе, «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге» ДБУ, Монополиягә каршы федераль хезмәт, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Конференциядә каты коммуналь калдыклар белән эш итү тармагын җайга салу концепциясен, каты коммуналь калдыклар белән эш итүче операторларны сайлап алу процедураларын камилләштерү мәсьәләләре һәм башка мәсьәләләр каралачак.
Экспертлар шулай ук каты коммуналь калдыклар өлкәсендә монополиягә каршы контрольне гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында фикер алышачак, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә заманча технологияләрне кертүнең иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнәчәк, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформаның беренче нәтиҗәләрен чыгарачак.
Конференция кысаларында закон бозуның даими очракларына, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә җаваплылык чараларына, реформа уздыруның төбәк тәҗрибәсенә, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу тизлекләре буенча стратегик сессияләр эшләячәк.