Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә итеп» II Республика конкурсы игълан ителде

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә итеп» II Республика конкурсын игълан итте. Конкурс массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләрен объектив һәм һәрьяклап яктыртуга җәлеп итү максатында уздырыла.

Конкурс дүрт номинация буенча үткәрелә:

«Иң яхшы аңлату материалы» номинациясе;

«Иң яхшы аналитик материал» номинациясе;

«Темага тугрылык өчен» номинациясе (җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, транспорт, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салу турында тематик материаллар сериясе өчен);

«Иң яхшы агарту ММЧ проекты» номинациясе.

Конкурска 2021 елның 1 гыйнварыннан 2021 елның 31 декабренә кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан (бастырылган) материаллар кабул ителә.

 

      Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты ММЧ вәкилләрен конкурста актив катнашырга чакыра. Конкурсны үткәрү турында нигезләмә белән җайга салучы орган сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International